Урам һәм йорт адресы күрсәткечләренең ике телдә булуын тикшереп торалар
22 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Республика урамнарында урнаштырылган күрсәткечләр барысы да ике телдә эшләнгән, бары тик йортлардагы адрес табличкалары мәсьәләсендә генә проблемалар бар. Кичә Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышы 2019 елга республикада дәүләт телләренең кулланылышына йомгак ясады. ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев сүзләренә караганда, урам күрсәткечләре 100 процент ике телдә урнаштырылган. Министр урынбасары аеруча Чистай, Минзәлә, Актаныш, Ютазы районнарын билгеләп үтте.
«2019 ел дәвамында ТР Дәүләт торак инспекциясе торак йортларда адрес атрибутикасының ике телдә язылуын тикшереп торды. Кайбер районнарда җитешсезлекләр табылды, ягъни, кайбер районнардан бирелгән мәгълүмат дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Әмма андый очраклар кими бара», — диде министр урынбасары.
Министрлык вәкиле район җитәкчеләренә бу эшләрне тикшерүләрне көтеп тормыйча башкарырга киңәш итте. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы урамнардагы һәм торак йортлардагы күрсәткечләрне алга таба да контрольдә тотачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)