УНИКС баскетболчылары Төркиядә "Галатасарай" командасына оттырды
Казанның УНИКС баскетболчылары Евролиганың даими чемпионаты кысаларында Төркиянең Истанбул шәһәрендә җирле "Галатасарай" командасына оттырды – 67:75.
Евролиганың плей-офф раундында катнашу хокукын югалткан Казан баскетболчылары турнир таблицасында үзләре белән янәшә диярлек барган һәм шулай ук хәлиткеч раундка эләгүдән мәхрүм калган командага каршы уен башында нәтиҗәле каршылык күрсәтә алса да, матчның икенче периодында өстенлекне тулысынча мәйдан хуҗаларына тапшырды. Уенның икенче өлешендәге исәп аермасы шул хакта сөйли – 6:24. Калган вакытта УНИКС җитди каршылык күрсәтергә тырышып караса да, исәпне кыскартудан арыга көче җитмәде.
Шулай итеп, УНИКС Евролигада 20 нче җиңелү ачысын татыды. Җиңүләр саны – 7.
Кичәге оттыру УНИКСның Евролигада рәттән 10 нчы мәртәбә җиңелүе булды. Алай гына да түгел, 2017 елга чыккач Евролига һәм бердәм лигада 21 матч уздырган УНИКСның әле 3 тапкыр гына җиңүгә ирешкәне бар. Евролигада тагын 3 уен уздырасы калды. 24 мартта Казанга ЦСКА килә.
Баскетбол. Евролига. «Галатасарай» (Истанбул, Төркия) – УНИКС (Казан, Россия) – 75:67 (21:23, 24:6, 12:12, 18:26).
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
