"Улымның гамәле өчен оят!": Укытучыны инфарктка кадәр җиткергән
27 Ноября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Педагогларның җанын "ашаган" укучы белән конфликт тынарга уйламый да әле. Санкт-Петербургның 314нче мәктәбендә бәдрәфкә чыгарга сораган үсмерне укытучының кычкырып тиргәвен, шул сәбәпле килеп чыккан конфликтны төшереп, видеоязманы “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемдә таратканнар. “Подъем” басмасына башка укучыларның әти-әниләре сөйләвенчә, бу укучы бер ай элек әлеге укытучының ирен инфарктка җиткергән, ул да педагог булган һәм бу мәктәптә тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресен укыткан.
“Менә шундый укучы инде ул. Бер ай элек, җомга көнне, ул дәрес буе Михаил Ивановичны мәсхәрәләгән, укытучыны инфарктка кадәр җиткергән, якшәмбе көнне ул вафат булды. Малай хәзер Инна Алексеевнаны мыскыллавын дәвам итә. Өч балам бар, кече улым аңарда укыды. Инна Алексеевна кырыс, әмма гадел, сизгер күңелле укытучы. Михаил Иванович исә бик игелекле, сабыр кеше иде”, — дип, басма бер укучының әнисенең сүзләрен китерә. Видеоязмадагы комментарий астында малайның гамәле өчен әтисе гафу үтенгән.
“Оят! Улымның кылган гамәле өчен оят. Педагогны чыгырыннан чыгарган! Һәм беренче тапкыр гына түгел. Аларны котырта һәм җәфалый. Зинһар, гафу итегез! Улымда укытучыларга карата хөрмәт тәрбияли алмаганым өчен гафу итегез. Хезмәтләре һәм сабырлыклары өчен педагогларга баш иябез!” — дип язу калдырган ул.
tnv.ru

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз