Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Улым рейста чакта, киленем кияүгә киткән...

Бу хатны йөрәгемә түзә алмаганнан язам. Беләм, бу очракта киңәш тә көтеп булмыйдыр, ичмасам, күңелем бушар бераз...

 Миңа 65 яшь. Ирем белән дүрт дистәдән артык ел гомер итәбез, 4 малай табып үстердек. Иремне яхшы кеше дип тә мактый алмыйм, начар дип тә әйтә алмыйм, дөнья булгач, төрле чаклар булгандыр. Яшь чагында үзе бик каты эчте, үзе гүләйт итте, ә мине юлда басып торган баганадан да көнләште. Кайда ул бездән 6 чакрым ераклыктагы авылда яшәгән әти-әниләрне үзем генә барып күрү? Ачы “война” чыга иде.

 Ярый әле, еллар үтә торгач, бераз басыла төште. Эчүне дә, читкә йөрүне дә киметте, балаларга яхшы әти булырга тырышты. Әнә шулай, очны-очка ялган булса да, өй дә салып чыктык, абзар-кура да җиткердек, дүр баһадирдай улыбызны үстереп, туйлар ясап, өйләндердек тә. Бүген “барсы да үз тормышларын корды” дип куанып кына яши башлаган идек, менә тагын бәла...

 Кыскасы, 38 яшьлек улыбызның хатыны, өченче киленебез, кияүгә китте дә барды. Азамат улыбыз (исемен үзгәрттем) кечкенәдән техника яратты. Башка туганнары атта йөрергә кызыкканда, ул сәпит-матай төзәтеп, үзе җыеп, чын остага әйләнде. Мәктәпне тәмамлагач, шоферга укыды. Соңгы елларда үзенең “MAN” фургоны белән ерак рейсларга йөри, шулай итеп зур гына акчалар эшли: Уфада зур фатир сатып алды, яхшы машиналары бар.Килен аңа 18 яше тулмас борын ябышып чыкты да, укымады да,бер көн эшләмәдедә. Балалар тәрбиялим дип өйдә генә торды. Әтиләре белән без дә дәшмәдек инде, яшьләр үзләре беләләрдер дип. Менә белдерделәр: моннан ике ай элек киленебез үзләренең йорты караган ЖЭУ мастерына кияүгә киткән дә барган! Улыма бу хакта үзе телефоннан шалтыратып әйткән:“Син гел өйдә юк, минем яшьлегем ялгыз үтә, нишләргә кушар идең?”,- дигән.

 Улыбызны ярый әле руль артында инфаркт сукмаган, ярый әле, кайгырудан, башка бер гаепсез кешеләр утырган машина өстенә барып менмәгән. Ходай саклаган инде баламны! Улым, рейстан кайткач, күреп, сөйләшеп карады үзе белән, килен кире кушылырга якын да килми икән. Балаларга алимент түләрсең, фатирны да аларга яздыр дип әйткән.

 Улым менә тагын ерак юлга чыгып китте дә, йөрәк әрнүләремә чыдый алмый, сезгә хат язарга утырдым. Балам исән-имин йөрсен, оныкларым әтиләрен яратуын дәвам итсен, килен бездән аларны биздерә күрмәсен инде дип теләкләр телим, ә күземнән яшьләр ага да ага...

 Фәридә апагыз Г., Балтач районы.
 Фото: grazdano4ka.ru
МАТБУГАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"