«Улларының туена әзерләнеп йөргән көннәрендә кызларының җеназасын үткәрәләр…»
– Шулкадәр акыллы бала иде ул. Кешегә начар сүз әйтә белми, үзен түгел, башкаларны уйлый иде. Сабыйларны яклап һәлак булган, диләр. Нигә ул чакта мине уйламады икән? Ничекләр яшәрмен соң мин ансыз? – дип өзгәләнә Рәдифә апа.
– Каршы да әйтә белмәде. Беркайчан «юк» дигәне булмады. Берәр сүз әйтсәм, әни, борчылма, дип кенә куяр иде. Аның белән шундый рәхәт булды. Үз бәхетемә тапкан балам, ди торган идем. Хәзер менә юк. Калдырды да китте.
Хезмәттәшләре Эльвираның актив булуы, беркайчан да тавыш күтәрмәве, авыр хәлдә дә сабыр итә белүе турында сөйләде. Кыз 2018 елда «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, 2 нче урынны яулый. Грант ота.
– Гел эзләнүдә иде. Бәйгеләрдә еш катнашты. Балалар дип яшәде. Ял итәргә дә вакыты калмый иде. Сабыйларны нык яратты. Берәр бала авырып китсә, күчтәнәч алып, янына бара иде, – ди туганы Ләйлә.
– 10 май көнне Эльвира гимназиягә барып, кабинетын юып кайткан. Кәефе күтәренке булган. Үлем турында уйлаган кеше түгел ул. Матур яшәде, тормыштан ямь таба белде.
Эльвира Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11 нче гимназиядә укыган.
– Бик тырыш бала иде. Кешелекле булды. Мин аның моңсу чагын хәтерләмим. Әйдәп баручы укучыларның берсе иде. Юклыгына ышанасым килми, – ди аның сыйныф җитәкчесе Раушания Елистратова.
«Арча хәбәрләре» газетасының элеккеге мөхәррире Тәлгать Гомәров Рәдифә апаның бертуган абыйсы икән. – Без башта ышанмадык. Балалар белән качып утырадыр дидек. Бик авыр. Мондый авыр хәсрәт кичерербез дип башка да килгәне булмады, – ди ул. Эльвираның үлемен абыйсы Айнурга шалтыратып әйтәләр.
– Безгә бик авыр. Шок хәлендә йөрим. Эльвирасыз калуны аңлап та җиткермибез бугай әле. Әтигә дә, әнигә дә бик читен. Алар болай да миннән соң туган балаларын югалткан кешеләр, – ди ул.
Укытучы белән саубуллашырга килгән кешеләр күз яшләрен тыя алмады. Хәтта җеназа намазын укучы Нияз хәзрәт Латыйпов та елый-елый сөйләде.
– Сабыйларны яклыйм дип үзе бала булган кыз гомерен корбан итте. Бер хәдистә, әгәр берәү икенче кешенең гомерен саклап калам дип җанын бирсә, Аллаһы Тәгалә каршында бөтен кешеләрне коткарган кебек савап алачак. Җәннәтләрдә булсаң иде, – диде ул.
Фото: социаль челтәрдән алынды
matbugat
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
