Телевидение дикторы Рөстәм Нәбиуллин «Татарлар» тапшыруын алып барачак
13 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Танылган алып баручы Рөстәм Нәбиуллин 28 елдан соң телевидениегә әйләнеп кайтты. Ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарлар» тапшыруын алып барачак. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, легендар алып баручы Рөстәм Хөснулла улы Нәбиуллин – Татарстан телевидениесенең чишмә башында торган кешеләрнең берсе.
Ул әлеге һөнәрдә тәүге адымнарын Лениногорск телевидение студиясендә ясаган. Аның гомеренең 56 елы телевидение белән бәйләнгән. Күпьеллык тәнәфестән соң ул янә «үз йорты»на кайтты. «Татарлар» тапшыруының беренче чыгарылышында ул моннан берничә ел элек телевидениенең нинди булуы, телевизор аклы-каралыдан төслегә әйләнсен өчен бик озак тырышырга туры килүе хакында сөйләде.
1968 елдан ул «Безнең як яңалыклары» программасын, шулай ук балалар, әдәби һәм музыкаль тапшырулар алып бара. 1968 елның мартында Казан телевидение студиясе директоры итеп билгеләнә, тиздән «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең программалар дирекциясен җитәкли. Рөстәм Хөснулла улы төрле елларда «Яңалыклар», «Татарстан», «Идел» программаларын алып бара.
Рөстәм Нәбиуллин күп тапкырлар Г.Тукай һәйкәле янындагы шигырь бәйрәме, 1 Май һәм 7 ноябрьгә багышланган демонстрацияләрнең туры трансляциясен алып барды. Узган гасырның 70нче елларында тамашачылар яратып караган «Районнар эстафетасы» программасының алыштыргысыз алып баручысы булды.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)