Тукай районында иң яхшы балык тотучыны билгеләделәр
Чын балыкчылар, кулларына кармак тотып, бернинди чебен-черкиләргә дә, суык-яңгырларга да игътибар итмичә, көн буена су буенда утырырга әзер. Ял итүнең чын ләззәтен алар шунда таба.Балыкчы көнендә Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Сосновый Бор поселогы янындагы күлдә иртә таңда авыл җирлеге кешеләре арасында «Иң яхшы балыкчы – 2017» конкурсы уздырды. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгедә балалар, зурлар, өлкәннәр генә түгел, ә авыл яшьләре дә бик кызыксынып катнашты. Иң яхшысы дигән исемгә лаек булу өчен Кнәз авыл җирлегеннән 17 һәвәскәр һәм һөнәри балыкчы катнашты. Алар – Дмитрий Волков, Тимур Сәхибуллин, Андрей Михряков, Кирилл Валентинов, Никита Забурдаев, Эмиль Миңнекәев, Алексей Смаев, Артур Гәрәев, Александр Грибков, Александр Лобашов, Владимир Веретенников, Илдар Сабиров, Хәмит Шәйхетдинов, Әнузә Нәбиуллина, Мәдинә Сабирова, Василий Новокрещенов, Илдар Алиев. Балык чирткәннән дә ләззәтлерәк минутлар юктыр ул! Беренче балыкны су төбеннән 5 еллык стажы булган балыкчы Дмитрий Волков тартып чыгарды. Ә урыннар түбәндәгечә билгеләнде – I һәм «Иң яхшы балыкчы – 2017» исеменә инде өченче ел рәттән Василий Новокрещенов лаек булды. Аның балыкчылык стажы – 50 елдан артык, иң күп балык анда булды. Кнәз авыл җирлеге башлыгыннан җиңүчегә диплом һәм җылы юрган тапшырылды. II урында – Кирилл Валентинов, диплом һәм блендерга ия булды. III урындагы Артур Гәрәевкә диплом һәм миксер тапшырылды. Бәйгедә катнашкан башка балыкчыларга да кызыксындыру бүләкләре – шампуньнар бирелде. «Иң кечкенә балык» номинациясендә Александр Грибков, «Балыклар төрлелеге»ндә Владимир Веретенников, «Иң зур балык» номинациясендә Илдар Сабиров җиңде.
Бәйге тәмамланганнан соң балыкчыларның төп ризыгы – уха белән сыйландык. Аеруча тәмле итеп аны Александр Волков әзерләде. Шул уңайдан рәхмәтне табан балыклары белән тәэмин иткән Владимир Машковка әйтәсе килә. Моннан тыш бәйгедә катнашкан һәр балыкчыга авыл халкы исеменнән рәхмәт җиткерәбез, алдагы елларда Балыкчы көне тагын да күңеллерәк, тагын да җанлырак булып узсын өчен катнашучылар да тагын да күбрәк булыр дигән ышанычта калабыз, дип хәбәр итте Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
