Табиблар коронавирустан дәвалау өчен плазма донорлары кемнәр була алуын аңлатты
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының анестезиология һәм реаниматология буенча штаттан тыш баш белгече, Республика клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация клиникасы шефы Айнагөл Баялиева әйтүенчә, плазма донорлары булып, коронавирус белән авырып терелгән 18 яшьтән 55 яшькә кадәр, авырлыгы 50 кг нан артык булган пациентлар була ала.
Covid-19 белән авырган кешенең плазмасын күчерү буенча беренче тәҗрибә уңышлы булганын әйтте. Республикада коронавирус белән авырган 17 кешегә донор плазмасы күчерелгән.
«Без туңдырылган плазма куллануны акларга тиеш. Бу терапия чыннан да нәтиҗәле. Хәзер бездә ихтыяҗ зур, донорлар аз. Беренче донорлар хирурглар, табиблар иде. Дәваланып терелгән пациентлар шактый, шуңа күрә безнең максат — авырып терелгән, ярдәм итәргә теләгән кешеләрне җәлеп итү», — диде Айнагөл Баялиева.
Икенче тискәре мазоктан соң, ким дигәндә, ике атна узгач, кеше плазма тапшыра ала. Донор булырга теләгән кешенең коронавирус белән авыруын раслаган документы булуы шарт.
Айнагөл Баялиева сүзләренчә, бүген коронавирус белән авыручы 40лап пациент плазмага мохтаҗ.
фото: Михаил Захаров
"Татар-информ"
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
