Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Төркиянең Казандагы Баш Консуллыгында Болгар тарихына багышланган күргәзмә ачылды

“Болгар – бөтен төрки дөньяның уртак мирасы. Төркиядә әле Болгар дигәч күршебез Болгарстандагы яшәүче болгарлар күз алдына килә. Бу – нормаль хәл, әмма инде Төркиядә Идел буе Болгар дәүләтен һәм бу дәүләтнең беренче чиратта ислам динен кабул иткән дәүләт булуын, татарларның борынгы ата-бабалары булуын белүчеләр арта бара”, – диде Төркия Республикасының Казандагы Баш Консулы Турхан Дилмач Баш Консуллыкның актлар залында “Уртак мирас: Болгар” күргәзмәсенең ачылу тантанасында.

Күргәзмәгә татар рәссамнары Фәрит Вәлиуллин, Рифкать Вахитов, Булат Гыйльфанов, Равил Заһидуллин, Рөстәм Хуҗиннарның Идел буе Болгар дәүләте тарихы белән бәйле картиналары куелган иде.

Чарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат Разил Вәлиев, депутатлар, Казанда эшчәнлек алып баручы консуллык миссияләре вәкилләре, сәнгатькәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, Казандагы университетларда укучы җирле һәм төрек студентлары, эшмәкәрләр катнашты.

“Без төрек халкы белән уртак тарихыбыз турында сөйлибез, ул дәвам итә. Аның катлауланып алган вакытлары да булды. Әмма татар халкы белән төрек халкы арасындагы туганлык мәңгелек, – дип күргәзмәгә килүчеләрне сәламләде Разил Вәлиев. – Илләр белән илләр арасында элемтәләрне ныгытырга теләгәндә, икътисадый элемтеләр генә җитми, халык белән халыкны аралаштыруның иң үтемле юлы – әдәбият һәм сәнгать аша. Бу күргәзмәдә халыкның җаны ачып салынган”.

Сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова тарих темасына иҗат итүче рәссамнарның эшләрен югары бәяләп, аларның зур хыяллар, проектлар белән йөрүе турында әйтте: “Бәлкем Болгар тарихына, яки, гомумән, тарихка багышланган күргәзмә залы, галерея дип булыр”, – диде ул.

Күргәзмә Төркия Республикасының Казандагы Баш Консуллыгы һәм Юныс Әмрә институты ярдәме белән оештырылган.

Ул 21 апрельгә кадәр эшләячәк.

Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"