Төркиядә Сабан туе 1 июльдә ике урында була
Истанбулдагы Сабан туен үткәрү өчен, шәһәр читендә Белград урманы эчендәге “LİFE PARK” ял һәм күңел ачу бакчасы җитәкчелеге белән килешенгән. Бу турыда чараның төп өештыручысы Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Сабан туе программасы җырлы-биюле бүләк җыю белән башланып китәчәк. Сәламләү чыгышлары белән дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Президентының бәйрәм котлавын истанбуллы милләттәшләргә Татарстанның премьер-министры урынбасары, сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов әйтәчәк.
Бәйрәм кунакларын шулай ук Истанбул губернаторлыгы, шәһәр мэриясе вәкилләренең дә сәламлавы көтелә, диде Татарстанның Төркиядәге вәкиле Айрат Гатауллин.
Истанбул Сабан туенда Ландыш Әгъламова, Лилия Гыйматдинова, Илгиз Шәйхразиев, Диләрә Вафина, Фазыл Зәйнуллин, Рөстәм Рәхмәтулллин кебек Татарстанның яшь сәнгать әһелләре сәхнә тотачак. Сабан туе уеннар, бәйгеләр белән дәвам итәчәк. Кунакларны тукландыру эшен Үмрания районы җитәкчелеге үз өстенә алган.
Бәйрәм урынына бару өчен шәһәрнең ике ноктасыннан автобуслар кузгалачак.
Эскишәһир татар авылы Османиядәге Сабан туенда Татарстаннан ике сәнгать әһеле катнаша. Төркиянең төрле шәһәрләренә сибелгән һәм махсус Сабан туе өчен авылларына кайткан милләтәшләребез каршында Анталия татарларыннан Фәнис Зыялы һәм аның гаиләсе дә сәнгати осталыкларын күрсәтәчәк, дип хәбәр итә бәйрәм чарасын оештыручы Вахит Ирдән.
Биредә шулай ук Османия авылы үзешчәннәре дә сәхнә тотачак. Бәйрәм җыр-биюләр төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак.
Татар авылы Сабан туенада җирле хакимият вәкилләренең дә катнашуы көтелә.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
