Төркем этабының соңгы уенын "Синтез" Әстерхан ватерполчыларына каршы уздыра
27 апреля 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген, 27 нче апрель, су тубы буенча Рәсәй Кубогының өченче турында Казанның “Синтез” ватерпол клубы Әстерхан шәһәренең “Динамо” спортчылары белән очраша. Рәсәй Кубогы икенче ел рәттән Казанның “Оргсинтез” бассейнында үткәнлектән, Казан спортчыларының, бу бәйгедә үз суы өстенлекләре саклана.
Әстерханның “Динамо” ватерпол клубы чагыштырмача яшь команда санала һәм аның турнирга куелган төп максаты — мөмкин булганча күбрәк тәҗрибә җыю һәм Рәсәй Кубогында сенсация ясарга омтылу. Казан спортчылары исә, киресенчә, турнирның иң төп фаворитларыннан берсе санала. Күптән түгел генә ил чемпионатының көмеш медаль ияләре булган Казан ватерполчылары узган елгы Рәсәй Кубогының финалына барып җиттеләр һәм кискен көрәштә Мәскәү шәһәреннән килгән “Динамо” ватерполчыларына оттырдылар.
Быелгы турнирда “Синтез” клубының төп максаты — узган елгы ачы җиңелү өчен реванш алу һәм Рәсәй Кубогын оту. Рәсәй Кубогында “Синтез” командасының нинди уңышка ирешкәнен “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында Казан ватерпол клубы катнашындагы турнир уеннарын карап белә аласыз.
Бүген, 27 нче апрель, Казанның “Синтез” су тубы командасы катнашындагы Рәсәй Кубогының төркем этабында соңгы – өченче турны “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 18:00 сәгатьтә карагыз.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)