“Төрки дөнья әкиятләре” авторы Чыңгыз Айтматов исемендәге медаль белән бүләкләнде
Медаль Юҗәл әфәнденең иҗатына 50 ел тулу уңаеннан ТӨРКСОЙ оешмасында төрки дөнья әкиятләренә багышлап үткәрелгән кичәдә тапшырылды.
Фәйзиоглу - төрки халыкларның әкиятләрен үз фантазиясе белән баетып, укучылар игътибарына тәкъдим иткән, шулай ук европа балаларын да төрки әкиятләр белән таныштырган бердәнбер язучы. Ул Төркия һәм Алманиядә “әкиятче бабай” булып танылган.
Аның алтай, гагауз, хакас, тыва, чуаш, үзбәк һ.б. халыкларның әкиятләрен үз эченә алган 32 томлык “Кардәш әкиятләр” циклының берсе татар әкиятләреннән тора. Ул китап “Пүруш батыр белән Аксылу” дип атала. 190 битлек басма 2009 елда нәшер ителгән.
Юҗәл Фәйзиоглу “Татар-информ” хәбәрчесенә төрки халыклары әкиятләр хәзинәсенең гаять бай булуын әйтеп, аларда җанлы юмор, әхлак идеясе – хаклыкның җиңеп чыгуы, яхшылык һәм явызлык каршылыгы кебек балалар тәрбияләүдә әһәмиятле сыйфатларның туплануын белдерде. Бу җәһәттән “Өч кыз” дип аталган татар әкиятенең аеруча тәэсирле булуын ассызыклады.
Иллегә якын китап авторы, озак еллар Германиядә укытучы булып эшләгән Юҗәл Фәйзиоглу бүгенге көндә 72 яшендә. Төркиянең Карс төбәгендә дөньяга килгән. Төркиядә - “Җылавуз” педагогия мәктәбен, Германиядә Андерсен исемендәге язучылык академиясен тәмамлаган.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
