ТР Президенты Сингапур университеты җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште
22 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариядә Сингапур Милли университеты президенты Тан Энг Чи әфәнде белән очрашты. Республика җитәкчесе эш сәфәре белән Швейцариядә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Сингапур белән шәһәр планлаштыру, территорияләрне төзекләндерү, инфокоммуникацион технологияләр һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерә, диде Рөстәм Миңнеханов. Республика мәгариф һәм югары квалификацияле кадрлар әзерләү кебек юнәлешләрне үстерүгә зур игътибар бирә.
Сингапур университетының компьютер технологияләре мәктәбе - Иннополис университетының иң мөһим партнерларының берсе, дип билгеләп үтте ТР Президенты. 2014 елда югары уку йортлары фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар, профессорларның кунак лекцияләре һәм студентларның мобильлеген оештыру буенча чаралар үткәрелде.
Моннан тыш, Иннополис университеты Россия дәүләт хезмәткәрләре өчен укулар оештырды, анда Сингапур университеты спикерлары чыгыш ясады. «Безнең университетларның багланышлары потенциалы югарырак булуына ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Тан Энг Чи белән хезмәттәшлекне активлаштыру юллары: магистрлык программаларын һәм аспирантура программаларын гамәлгә ашыру перспективалары, студентлар һәм профессорлар белән алмашу, шулай ук уртак фәнни тикшеренүләр турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумында катнашу өчен Швейцариягә килде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)