Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

ТНВ каналында "Кеше китә - җыры кала" исемле яңа сериалга старт бирелде

4 сентября 2024 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген ТНВда «Кеше китә - җыры кала» сериалы төшерү уңаеннан тәлинкә вату чарасы узды.

«Ватан — 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе танылган татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә - җыры кала» дип аталган повесте буенча шул ук исемле яңа сериал төшерәләр.

Съемкалар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/mednet/413286-tnv-kanalynda-keshe-kit-yry-kala-isemle-ya-a-serialga-start-bi...
Бүгеннән иҗат төркеме сериалны төшерү өчен Казанга кайтты. Шул уңайдан символик мәгънә салып, тәлинкә ваттылар. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә - җыры кала» әсәре буенча язылган сценарийга сериалны апрельдә төшерә башлаганнар иде. Җәй буе Арча, Әтнә, Питрәч, Теләче, Кайбычта эшләделәр. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминев сериалның тарихилыгын ассызыклап үтте: «Бу сериал белән без мәңгелеккә юл, күпер салабыз. Ул күпер безнең халык өчен кирәк, чөнки Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләренең төп фикере һәр кешенең үз тормышы һәм үз бәхете булуда. Кеше һәрвакыт табигать кочагында яшәп, үсәргә, аны саклап ,тормыш корырга тиеш, дигән фәлсәфи фикерләр әсәрдә күп.» Бүген төшерү төркеме Казан федераль университеты ишегалдында эшләде. Артистлар килгән кунакларга сериалдан Тимерхан ролен башкаручы Эмиль Талиповны авылдан Өлкә комитетына чакыру өзеген уйнап күрсәтте. Ул һәркемне бер көнгә 20нче гасырның 30нчы елларына алып кайтты. Шул чор мөхитен тулысынча тою өчен 1930нчы еллардагы машина да катнашты. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов сериалның асылына алынган Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре уңышлы һәм телне үстерүдә зур урын алып торганын билгеләп узды. Источник: https://tnv.ru/tat/news/mednet/413286-tnv-kanalynda-keshe-kit-yry-kala-isemle-ya-a-serialga-start-birelde-/ «Һаман эзләнәбез, эзләнгән саен камилләшә барабыз. Бу җиңүнең 80 еллыгына да бер матур бүләк. Безнең телевидение экраннарында Мөхәммәт Мәһдиев телендәге фильмнар күбрәк булган саен, безнең туган телебезнең язмышы да өметлерәк», — диде Марат Готыф улы Әхмәтов. Тантанада язучының кызы Гәүһәрия Хәсәнова да катнашты. «Әтинең геройлары ничә дистә еллар татар әдәбиятында зур бер урын биләп торалар, ләкин хәзер аларның кинематографиягә чыгуына без бик шатбыз», — диде ул. Источник: https://tnv.ru/tat/news/mednet/413286-tnv-kanalynda-keshe-kit-yry-kala-isemle-ya-a-serialga-start-birelde-/ Сериал тамашачыны «Кеше китә - җыры кала» әсәрендә сурәтләнгән Кара Чишмә исемле гади бер татар авылыннан 1930нчы, 1960нчы елларда, XX гасырда яшәгән берничә буын тарихы белән таныштыра. Телесериал авылда яшәүче колхозчылар Шәяхмәт һәм Зәйнәп Кәлимуллиннар һәм аларның уллары Хәкимулла һәм Нургали тарихыннан башлана. Алга таба сугыш, гади авыл халкының борчылулары чагыла. Телесериалда тамашачы гади колхозчының көнкүрешен дә, авыл гаиләсе эчендәге үзара мөнәсәбәтләрне дә күрә алачак. Сериал дәвамында геройлар кайгыга бирешмиләр, нык торалар, шатлыкларын бергә кабул итәләр. Төп геройлар гашыйк булалар, гаилә коралар, шәхси һәм уртак кайгы кичерәләр, ил өчен авыр вакытта Ватанга тугрылык күрсәтәләр. «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында яңа сериал 2025 ел башына планлаштырылган һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Источник: https://tnv.ru/tat/news/mednet/413286-tnv-kanalynda-keshe-kit-yry-kala-isemle-ya-a-serialga-start-birelde-/ Төп рольләрне Татарстанның әйдәп баручы театр актерлары башкарачак: Илсур Хәертдинов, Ләйсән Әхмәдиева, Ильтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рахимова, Эмиль Талипов, Олег Фазылҗанов, Лилия Мәхмүтова, Зөфәр Харисов, Руслан Аюпов, Сиринә Хисмәтуллина, Илсаф Нәҗипов, Артем Пискунов һәм башкалар уйнаячаклар. Проектта Татарстанның барлык театрларыннан 100 гә якын актер катнашачак. «Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссеры — Александр Далматов, куючы оператор — Максим Самсонов, куючы рәссам — Булат Гыйльванов, продюсерлар — «Хыял» продюсерлык үзәге җитәкчеләре — Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин. Источник: https://tnv.ru/tat/news/mednet/413286-tnv-kanalynda-keshe-kit-yry-kala-isemle-ya-a-serialga-start-birelde-/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"