ТНВ каналында 14 сәгатьлек “Мин яратам сине, Татарстан!” телемарафоны узачак
Биредә Татарстанның казанышлары һәм җиңүләре, иң яхшы гаиләләр һәм алга киткән проектлар турында сөйләячәкләр! Татарстан Рәисен сайлау көнендә Республикага булган барлык мәхәббәт, ышаныч һәм тугрылыкны җиткереп булачак!
ТНВ тамашачылары өчен көн дәвамында ике пар алып баручылар – Ассоль Мөхәммәтҗанова һәм Иван Остроумов, шулай ук Светлана Звонарева һәм Илдар Кыямов эшләячәк.
Телемарафонны "Мин яратам, сине Татарстан!" җыры белән Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры ачып җибәрәчәк.
Көн дәвамында ТНВ студиясендә 150гә якын кунак булачак, алар арасында политологлар, күзәтүчеләр, экспертлар. Телемарафон кысаларында “хәбәрләр”нең махсус чыгарылышлары көтелә. Бу сайлау участокларыннан репортажлар, Татарстан Рәисе сайлауларына килү турында мәгълүматлар, Үзәк сайлау комиссиясеннән башлангыч нәтиҗәләр булачак.
Моннан тыш, “Болгар радиосы”, СВО зонасы, Мәскәү, республика районнары һәм “Казан” гаилә үзәгендә узачак концерттан туры тоташулар көтелә. Анда Идел Кыямов һәм Ләйсән Хөснуллина эшләячәк.
ТНВ студиясендә татар эстрадасы йолдызлары кунак булачак. Алар арасында Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Артур һәм Эльза Исламовлар, “Күрше фест” ишегалды вакыйгалары конкурсында җиңүчеләр, “ШАЯН ТВ” телеканалының яшь йолдызлары, шулай ук хезмәт династияләре, галимнәр һәм мәктәп укучылары коллективлары бар.
Студиядә республиканың халык гимнына әверелгән "Мин яратам сине, Татарстан!» җыры авторы да булачак. Җыр быел үзенең юбилеен билгеләп үтә һәм ясалма интеллект аны яңача карашта тәкъдим итәчәк.
Туры эфирда 11 iPhone 16 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Бүләкләрне тавыш биргән һәр гаилә ота ала.
Тавыш бир, фотоконкурстта катнаш һәм ТНВда “Мин яратам сине, Татарстан!” телемарафонын кара. Конкурсның бөтен шартлары белән “Татарстан Алга” Вконтакте төркемендә танышып була. Конкурсның оештыручылары Татарстан Республикасының РОФПИ “Фактор Будущего”.
Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау узачак. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шул ук көнне Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
