МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

ТНВ каналы "Татмедиа" киңәйтелгән утырышы алдыннан оештырылган күргәзмәдә катнашты

Бүген, 29 гыйнварда, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Казан IT-паркындагы киңәйтелгән утырышында 2024 елга нәтиҗә ясаячак һәм 2025 елга планнар билгеләячәк. 

Утырыш башланыр алдыннан күргәзмә ачыла, анда яңа медиа концепцияләре – республиканың әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары, нәшриятлар, иҗтимагый һәм белем бирү оешмаларының 16 экспонаты тәкъдим ителәчәк. Экспозициянең шактый зур өлеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм 2025 елда Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланган.

«Татмедиа» АҖ «Татарстан махсус хәрби операциядә» экспозициясен тәкъдим итә, ул Татарстанда туган Россия Геройларының портретлары, аларның батырлыгы турында мәгълүматлар һәм республиканың хәрбиләргә ярдәме турында белешмәләрдән торган стендларны берләштерә.

Күргәзмәдә шулай ук республика гаммәви мәгълүмат чараларының өстәмә чынбарлык, нейрочелтәрләр һәм ясалма интеллекттан ничек файдалануы күрсәтелә. Әйтик, «Татарстан – Яңа Гасыр» виртуаль һәм өстәмә чынбарлыктан гыйбарәт яңа студия тәкъдим итә, ул махсус җиһаз ярдәмендә урта гасырдагы замоклардан алып космоска кадәр теләсә нинди интерьер булдырырга мөмкинлек бирә. Әлеге технология реаль һәм компьютер сурәтләрен берләштерә. Студия күпчелек заманча уеннарда кулланыла торган заманча Unreal Engine йөрткечендә эшләнгән. ТНВ – мондый җиһазы булган беренче төбәк студиясе.

«Татарстан Ньюс» интервьюлар үткәрү өчен күчмә студиясенең эшен күрсәтә, «Интертат» исә нейрочелтәрләр һәм ясалма интеллектны, әлеге технологияләрне интернет-басмаларда файдалануны да кертеп, татар журналистикасында куллану идеясен тәкъдим итә.

Күргәзмәдән соң киңәйтелгән утырыш башлана. «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев төп доклад белән чыгыш ясаячак.

Фото: "Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК