ТНВ каналы татарча ситком сериал төшерергә планлаштыра
Ситком – ситуацион комедия, бер урында һәм бер үк персонажлар катнашындагы сериал.
“ТНВ каналында яңа проект башлап җибәрәбез. Июнь аенда татарча ситком сериал төшерәчәкбез. Тамашачылар аның беренче серияләрен сентябрь аенда күрә алачак. Проектның авторы – “Яңа Гасыр” каналының башкарма директоры Айрат Сибагатуллин”, - диде ул.
Илшат Әминов әйтүенчә, сериал гаилә тормышын һәм ир-хатын мөнәсәбәтләрен яктыртуга корылган. “Сериалдагы барлык күренешләр дә гаилә әгъзалары арасында бара. Безгә күп серияле, көн саен бара торган сериал кирәк. Шуның өчен әлеге сериал “Санта Барбара"дан ким булмаячак”, - диде ул.
Идея авторы - Мансур Гыйләҗев. Сериал төшерүдә сценарист буларак Аманулла, Ркаил Зәйдулла, Рәмис Нәҗмиев, Айсылу Хафизова, Рөстәм Кәримуллин, Ләбиб Лерон катнаша.
“Авторлар белән сериалның тарихы, геройларның характеры һәм серияләрнең планын уйладык. Һәрбер сценарист өч серия язды. Ситком – ситуацион комедия, безнең өчен бу яңалык. Кызык тәҗрибә, шуның өчен әлеге идеяне тулысынча хуплыйм”, - диде Айсылу Хафизова.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
