Театраль Сабан туенда көрәш батырына быел да машина куела
Быел Татарстан театрлары Сабан туе Теләче районы чакыруы буенча шушы районда үткәрелә. Аның көне 17 август дип билгеләнгән. Оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Теләче районы хакимияте. Башлана – 11.00 сәгатьтә.
«Теләченең Сабан туе мәйданы бик зур һәм ул юл буенда уңайлы урында урнашкан. Арасы - Казаннан 80 км ераклыкта. Теләче районының Мәдәният бүлеге белән белән бергәләп эшлибез, район бик булыша. Башка район җитәкчеләренең дә, төрле министрлыкларның да кызыксынуы зур – төрле район башлыклары һәм министрлыклар үз призларын куячаклар. Көрәш батырына традицион машина куела”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов.
Быелгы Сабан туеның яңалыгы буларак, мәйданда театрларга үз тамашачысы белән аралашып сөйләшү өчен Чәй урыны оештырыла. Биредә тамашачы үзе яраткан артистлар белән фотога да төшә алачак. Аркан тартышу кебек алдагы елларда зур кызыксыну тудырган уеннарга игътибар артачак, алар параллель бармаячак, бөтен тамашачы карый алырлык итеп оештырылачак. Уеннар өчен намуслы хөкемдарларны Теләче районы бирә.
Быел Сабан туе белән эстрада артистлары кызыксынган. Хәмдүнә Тимергалиева, Рәсим Низамов, Раяз Фасыйхов һәм башкалар булачак. Салават Фәтхетдинов ул көнне үз концерты булуга карамастан килергә тырышачагын әйткән.
Театрлар сабантуена 900ләп артистлар һәм театр хезмәткәрләре катнашуы көтелә.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
