Театраль Сабан туеның көрәш батыры “Манзара” тапшыруында кунакта була
19 июля 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Пәнҗешәмбе иртәсен “Манзара” тапшыруы Сабан туе батыры белән каршыларга уйлаган. Гади Сабан Туе хакында сүз бармый. “Кайсы Сабан туе гади генә уза соң?” дигән сорау тугандыр сезнең күңелдә. Җавап бик гади: сүз республиканың төрле театрлары өчен махсус рәвештә оештырыла торган театраль Сабан туе турында бара. Быел ул Саба районының Лесхоз авылында үтте.
20 нче июль иртәсендә “Манзара” үз студиясендә театраль Сабан туе -2017 батыры Юрий Чуктиевне көтә. Искәртеп узыйк, театраль Сабан туеның абсолют батыры булып “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының татар труппасы актеры Юрий Чуктиев калды. Батырга җиңү өчен кер юу машинасы, ә Президент бүләге буларак автомобиль бүләк ителгән.
Батыр үзенең җиңү серен нәрсәдә күрә һәм театр сәхнәсендә яңадан-яңа персонажларны гәүдәләндерүдә Юрийга чын батыр образы ярдәмгә килерме?
Көрәшле һәм бәйрәмчә Сабан туе “Манзара”сын пәнҗешәмбе, 20 нче июль, 6:00 сәгатьтән карагыз.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)