Театр Сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин
Илдар Әхмәдуллинга автомобиль ачкычлары тапшырылды. Баш батырга автомобиль бүләк ителү - театр сабантуеның традициясе.
“Артистлар арасында матур көрәш алымнары белән көрәшүчеләре бар. Кагыйдәләрне белмәүчеләре дә булды. Әмма финалга көрәшне белгән егетләр чыкты. Боларның ярышларда катнашып йөргәннәре күренеп тора, мин белгән тренерларда шөгыльләнгәннәре дә бар. Минзәлә артистының авырлыгы зуррак, Кариев театры артистының техникасы көчлерәк булуы миңа ошый”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә абсолют батырга ярышлар башланыр алдыннан Татарча көрәш буенча 1 нче категорияле баш хөкемдар Динар Зиннәтуллин.
Батыр асты калган 1989 елгы Илназ Хисмәтуллин 91 кг. авырлыкта. Әлеге авырлык буенча икенче урында Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин, өченче урында – Камал театры артисты Айрат Арсланов.
Илдар Әхмәдуллин 1984 елгы. Авырлыгы 80 кг. Ул үз авырлыгында Тинчурин театры артисты Алмаз Фәтхуллинны җиңеп беренче урын алды. Әлеге авырлык буенча өченче урында – Раушан Мөхәммәтҗанов.
Илдар Әхмәдуллин былтыргы театр сабантуенда да ахырга кадәр келәмдә булган иде. Әмма былтыр абсолют батыр титулы “Әкият” татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиевка насыйп булды.
Быел келәмдә Камал театрыннан Ирек Кашапов, Тинчурин театрыннан Харис Хөснетдинов, Чаллы театрыннан Фәнис Сәхабетдинов, Кариев театрыннан Илназ Низамиев, Әтнә театрыннан Фаяз Хөсәеновлар да көчләрен сынап карадылар.
XI Театраль сабантуй Əтнә районының Каенсар урманында үтте. Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте оештырды. Театр сабантуен Əтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан дәүләт советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова ачып җибәрде. Сабантуй кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Равил Əхмәтшин, Театр сабантуеның идея авторы, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сәламләде. Театр сабантуена Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова килеп, һәр театр чатырына кереп һәрберсе белән аралашырга мөмкинлек тапты.
Быелгы театр сабантуенда Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашты.
Театр сабантуе турында тулырак мәгълүматны “Интертат” электрон газетасыннан укырсыз.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
