Татарстан Президенты татар эстрадасы легендасы Илһам Шакиров белән хушлашырга киләчәк
17 января 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров белән хушлашу чарасында катнашачак. ТР Президенты белән бергә легендар мәдәният эшлеклесен соңгы юлга озатуда республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
"Иртәгә сәгать 11дә опера театрында соңгы юлга озату чарасы булачак, анда Татарстан Президенты һәм Премьер-министр катнашачак. Әлбәттә, республика җитәкчелеге дә хушлашырга киләчәк", - диде Галимова.
"Илһам Шакиров татар халкы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән легендар шәхес һәм иртәгә хушлашырга килүче кешеләр саны, озату чарасына республика җитәкчелегенең килүе – болар барысы да әлеге шәхескә карата олы хөрмәт булуын дәлилли", – дип ассызыклады Казан Кремле вәкиле.
Илһам Шакиров чәршәмбе кичендә озак авырудан соң 84 яшендә вафат булды.
Татар эстрадасы легендасы белән хушлашу чарасы җомга көнне Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. Илһам Шакиров Яңа Бистәдәге татар зиратында җирләнәчәк.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)