Татарстан Президенты Казан дары заводы хезмәткәрләренең Дан аллеясын ачты
Мемориалга Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм башка сугыш ветераннары, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Гадәти кораллар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия сәнәгате департаменты директоры Дмитрий Капранов, Казан дары заводы вәкилләре чәчәкләр салды. Казан дары заводы хезмәткәрләренең Дан аллеясы Татарстан Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән булдырылды.
Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән аралашты, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Мемориал янында бергәләп фотога төштеләр.
Татарстан Президенты үз чыгышында сугыш елларында Казан алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе булуын искәртте, ә ТАССР госпитальләрендә Кызыл Армиянең яралы сугышчыларын дәваладылар, диде. «24 июнь — үзенчәлекле дата. 1945 елда [бу көнне] Җиңү парады була. Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур рәхмәт!» — диде республика җитәкчесе.
Тантанага җыелучыларга шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов мөрәҗәгать итте. Ул сугышны Казан дары заводында эшләп каршы алуын искә төшерде. «Без станоклар янында унбишәр сәгать тордык, моның халыкка кирәк булуын аңладык. Без җиңү өчен барысын да эшләдек», — диде ветеран.
Казан дары заводы сугыш вакытында Кызыл Армия өчен мөһим стратегик продукция җитештерә. Предприятиенең ике меңнән артык хезмәткәре фронтка киткән. Батырларча һәм фидакарь хезмәте өчен завод I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде, аның 5 мең 448 хезмәткәре тыл хезмәтчәннәре дип танылды. Шул ук вакытта предприятиедә эшләүчеләр арасында сигез Советлар Союзы Герое бар. Алар арасында Татарстанда бердәнбер исән — сау булган Советлар Союзы Герое, 1945 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан Борис Кириллович Кузнецов та бар.
"Татар-Информ"
фото: tatarstan.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
