Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенең исеме билгеле

10 декабря 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанның Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенә KazanMall исеме биреләчәк. Объект исемендә «Казан» сүзен куллануга рәсми рөхсәтне Башкарма комитетның шәһәр гербын һәм әләмен урнаштыру мәсьәләләрен килештерү буенча комиссиясе биргән. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гаилә белән ял итү үзәге исемендә «Казан» сүзен куллануга рөхсәтнең чикләнмәгән вакыты бар. Юридик затның исемен бетергән, үзгәрткән яки алмаштырган очракта, рөхсәт гамәлдән чыгарылган дип саналачак.

Павлюхин урамында гаилә ялы үзәге 2018 елда төзелә башлады. Ачылу 2020 елның августына планлаштырылган.

Казанның үз рәсми символлары бар, шул исәптән герб һәм әләме. Рәсми символларның сурәтләре һәм тасвирламасы, аларны куллану тәртибе Казан шәһәр Думасы тарафыннан расланган махсус нигезләмә белән билгеләнә.

Шәһәр гербын һәм әләмен урнаштыру мәсьәләләрен килештерү буенча Комиссия гаризаларны карый һәм рәсми символларны (гербны һәм әләмне) һәм сүз символларын («Казан» һәм «Зилант» сүзләрен, аның нигезендә сүзтезмәләрне, фамилияләреннән һәм үз исемнәреннән кала) куллану хокукыннан баш тарту турында рөхсәт яки бәяләмә бирә.

Комиссия составына башкарма комитет аппараты җитәкчеләре һәм белгечләре керә, алар иҗтимагый башлангычларда үз эшләрен алып баралар. Комиссия үз эшчәнлегендә РФ Конституциясенә, ТР Конституциясенә, федераль һәм республика законнарына, Казан Уставына һәм башка документларга таяна. Комиссияне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе җитәкли.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"