Тәлгат Таҗетдин бу Рамазан аен дәрес итеп кабул итәргә өндәде
24 мая 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдин быелгы уразаны дәрес итеп кабул итәргә өндәде.
«Муллыкта яшәсәк тә, шөкерсезлек сүзләр, тел-теш тидерүләр ризасызлык та җитәрлек иде. Аллаһ Тәгалә шуның өчен Рамазанны бер дәрес алырга җибәрде. Үткән гомеребезнең чамасын чамалап, калган гомерләребезне ниятләребезне яңартып яшәргә язсын», — диде ул бәйрәм котлавында.
Тәлгат Таҗетдин Ураза гаете вәгазендә һәр бинаның нигезе булган кебек, динебезнең дә нигезләре бар диде. Алар — Аллаһка ышану, биш вакыт намаз, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗ кылу. Боларны үтәгәндә тырышлык та, вакыт та, гомер дә кирәк, ди мөфти.
Шушы гамәлләр арасындагыларыннан Ураза тоту Раббебыз белән арабыздагы сер, чөнки кешенең ни дәрәҗәдә ихлас тотканын беркем белми. Ураза ул ашамый-эчми тору гына дип уйлау дөрес түгел, кеше ялганнан тыелмаса, бәндәнең ачыгып, сусап йөрүендә Аллаһның хаҗәте юк. Кеше уразаны ихлас тотса, киләсе елда да уразамны тотам һәм гөнаһ эшләмим дисә, гөнаһлары гафу ителәчәк, дигән дәлилләр китерде Тәлгат Таҗетдин.
Мөфти авыру чыгу сәбәпле күмәк чаралар булмавын, ә мөселманнар өчен исә җәмәгать белән бергә булу савап гамәл икәнен искәртеп узды. Кеше ялгыз булса, аның өчен өй дә зинданга әйләнә, ди ул. Адәм баласы Айга очарлык булса да, зәгыйфь, шуңа күрә Аллаһ кушканча яшәргә кирәк, изгелек тә, гөнаһ та онытылмас, диде мөфти.
Тәлгат Таҗетдин фикеренчә, җитәкчеләрнең, табибларның тырышлыгы нәтиҗәсендә бу авыру бездә киң таралмаган.
«Рамазан айларыбыз тарихыбызга кереп калды. Киләчәк Рамазанны да шатлык-сөенечләрдә каршыларга, ил көннәребез шатлыгын күрергә һәм һәр көнебезне гает итеп, шатлык-сөенечтә үткәрергә язсын», — дип теләкләрен җиткерде мөфти.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)