Теләче районының Яңа Җөри авылында юл сала башладылар
25 июля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Теләче районының Яңа Җөри (Карачтау) авылында юл сала башладылар. Ул күтәртелгән дамбага вак таш түшәлгән юлга ия булачак. Бу эшне подрядчы сыйфатында Казан шәһәреннән килгән, җаваплылыгы чикләнгән “Авентел” ширкәте юл төзүчеләре башкара. Төзелеш эшләренең заказчысы - Главтатдортранс” оешмасы. Ике эл элек ясалган проект нигезендә төзүчеләр 21 июньдә эш башлап җибәргәннәр, диелә район басмасында.
- Ара-тирә яуган яңгырлар эшкә тоткарлык ясап алды-алуын. Тулаем алганда, графикка сыешып эшлибез. Төзелеш эшләрен сентябрь азагында төгәлләргә ниятлибез, - дип юл төзү эшләре белән таныштырды мине участок прорабы Александр Кириллов.
Әлеге участокта юл катоклау остасы Антон, эксковаторчы Тәлгать, бульдозерчы Юрий, “КамАЗ” шоферлары Алмаз белән Айдар хезмәт куя. Алар Казан - Шәмәрдән юлыннан Яңа Җөри авылына таба булган ике чакрым юлга грунт түшәп, күтәртеп киләләр. Юлның биеклеге 30ар сантиметрлы бишкатлы грунт өлешеннән гыйбарәт булачак. Вак таш юл өслегенә 30% авышлык белән түшәләчәк. Бу яңгыр, кар сулары кырыйга агып төшсен өчен шулай эшләнә. Үзәнле урыннарга кюветлар монтажлау да карала, диелгән район хәбәрендә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)