Театр артистлары Илнур Закиров һәм Зөлфия Вәлиева дәрәҗәле бүләккә ия булдылар
29 марта 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә, 28 март, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - "Татар сүзе" өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды.
Премиаль фонд саллы - 1000000 сумны тәшкил итте. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе бүләкләде. 30 җиңүче арасында барыбызга да таныш булган театр артистлары - Илнур Закиров һәм Зөлфия Вәлиева да бар.
Профессионаллар арасында:
I урын - Закиров Илнур Ильяс улы (Казан)
II урын - Вәлиева Зөлфия Наил кызы (Казан)
III урын - Гадбелхакова Җәүһәрия Саетгали кызы (Пермь)
III урын - Казан театр училищесының 3 курс студентлары (Казан)
Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм беренче тапкыр телевизион проект буларак тормышка ашырылды.
tnv.ru

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)