Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Түбән Кама театры “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен куя

Түбән Кама Татар дәүләт театры Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясен чыгара. Бу мәгълүматны театр директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев раслады.

“Әлмәндәр ролен Рөстәм Галиев дигән актер башкара. Ул озак еллар актер булып эшләде, режиссер булды, театр төзеде. Менә яңадан актер булып китте. Әлмәндәрне уйный, - ди Рөстәм Галиев үзе турында. - Инде әзерләп бетерәбез. Яңача куябыз”.

Спектакльнең режиссеры – Башкортстаннан Фиргать Гарипов, рәссамы Руслан Мөгалимов, композиторы Васыйл Гафаров. Әҗәл роленә театр актерлары Алмаз Хөсәенов белән Юрий Павлов сайланган.
"Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясе татар халкының бөек уллары Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт Биктимеровка багышлана.

Спектакльнең премьерасы 12 октябрьгә билгеләнгән.
“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куела. “Хәзерге заманның герое юк бит. Әҗәл белән сугышырлык геройлар юк. Шәүкәт абый юк, көтеп ятып булмый, менә дигән пьеса – куярга кирәк. Шәүкәт абый уйнады дип, бөтен театрлар уйнамый ятыйкмыни? – ди Рөстәм Галиев. – Әнә бит, рус әсәрләре бер сәхнәдән төшә, икенчесенә менә. Смоктуновскийлар уйнады дип тормыйлар – уйныйлар. “Гамлет”ларны да бөтенесе куя. Кемдер гениаль уйнады дип тормыйлар. Нишләп әле без тукталып калырга тиеш? Яңа буын үсеп килә, карасыннар! Шәүкәт абый ул бөек артист, аны беркем дә инкарь итә алмый. Вакытында ул шулай куелган, без башкача куябыз”.

Рөстәм Галиев әсәргә алыныр алдыннан, Камал театры җитәкчелеге белән киңәшүен әйтте. Алар иртәрәк түгелме дигән икеләнү белдергәннәр. Каршылык булмаган.

“Безнең театр Туфан Миңнуллин исемен йөртә. Безнең үз йөзебез дә, үз көнебез”, - ди Рөстәм Галиев.

Театрның бинасы ремонтта, спектакльләр бинаның бер өлешендә яисә, шәһәрнең Техниклар йортында күрсәтелә. Казанга гастрольләр дә планлаштырыла.

“Әлдермештән Әлмәндәр” театры Камал театрында Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелып, озак еллар дәвамында репертуардан төшмәгән спектакль. Ул бары тик Шәүкәт Биктимеров сәхнәгә чыкмый башлагач кына уйналмый башлады. Үткән театр сезонында “Камал театры” әлеге спектакльнең видеоверсиясен чыгарды һәм хәзер аның куелу мөмкинлеге турында фикер алышты. Тамашачы Әлмәндәр ролен уйнаячак Камал театры артистларын барлады.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"