Татарстанның элеккеге мәгълүмат һәм матбугат министры Шамил Хамматов вафат булган
5 июня 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасының элеккеге мәгълүмат һәм матбугат министры Шамил Хамматов вафат. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Аңа 77 яшь булган.
Шамил Хамматов - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны.
Шамил Шәмси улы Хамматов 1946 елның 27 августында Казанда туа, күп еллар «Советская Татария» газетасы редакциясендә эшли. 1986 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлегенең матбугат, радио һәм телевидение секторы мөдире итеп билгеләнә, 1989 елда ТАССРның Нәшрият эшләре, полиграфия һәм китап сату дәүләт комитеты рәисе була.
1991-1992 елларда Хамматов Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры, 1993-2011 елларда Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында җитәкче вазифасында эшли.
Фото: tatar-inform.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/fn-m-marif-/395278-tatarstanny-elekkege-m-gl-mat-m-matbugat-ministry-shamil-khammatov-vafat-bulgan/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)