Татарстанлылар ОСАГО полисын почтада рәсмиләштерә ала
24 июля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда яшәүчеләр ОСАГО полисларын почта бүлекләрендә рәсмиләштерә ала. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Россия почтасы иминият компанияләре белән онлайн бәйләнешкә керү технологиясен файдалана. Тиешле бөтен мәгълүматларны тутырганнан соң, почта бүлеге операторы аларга заявка юллый һәм төрле иминият компанияләренең тәкъдимнәрен кабул итеп ала», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Моннан тыш, почтада полис рәсмиләштерүнең үзеңә туры килгән вариантын да сайларга мөмкин.
ОСАГО полисын рәсмиләштерү өчен иминиятләштерүче һәм автомобиль хуҗасының паспорт мәгълүматлары, транспорт чарасы турында мәгълүмат, идарә итәргә рөхсәте булган затларның машина йөртү таныклыклары, шулай ук өч елдан артык файдалануда булган автомобильнең диагностика картасы кирәк. Документларның төп нөсхәсен яки күчермәләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Документ фотоларын телефоннан да кабул итәләр.
Россия почтасы «Росгосстрах», «Согласие» һәм «Страховой Дом ВСК» иминият компанияләре белән хезмәттәшлек итә.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)