Татарстанның Арча районында утыздан артык бала агуланган
Агентлык чыганагы җиткерүенчә, гадәттән тыш хәл районның Казанбаш авылында килеп чыккан. Агуланган балалар барысы да шушы урта мәктәптән.
Хәзерге вакытта утыздан артык бала агуланган булуы билгеле. Зыян күргән балаларның барысы да хастаханәгә китерелгән. Биредә төрле яшьтәге балалар бар.
Татарстанның Арча районындагы мәктәптә агуланган балаларда эчәклек инфекциясе булуы ачыкланган. Бу хактагы хәбәрне “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.
Агентлыкка 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүен хәбәр иттеләр. Беренчел диагноз – эчәклек инфекциясе.
Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Әлеге очракны Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин контрольдә тота.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
