"Татарстанның иң яхшы урманчылыгы" бәйгесе җиңүчеләре билгеле
13 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика күрсәтмә конкурсына йомгак ясады. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күрсәтмә конкурс йомгаклары буенча беренче урын "Саба урманчылыгы" ДКУ коллективына бирелде. Икенче урында – Татарстанның "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре, өченчедә – республиканың "Алабуга урманчылыгы" ДКУ, "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ, "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ һәм "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре.
Республика урманчылыкларыннан күрсәтмә конкурска 21 проект кабул ителгән иде. Алар федераль һәм республика әһәмиятендәге автомобиль юллары янындагы урман фонды территориясен төзекләндерү, яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын (чатырларны, кече архитектура формаларын төзү һ.б.) карап тоту, массакүләм ял итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистарту турында булды.
Шулай ук күрсәтмә агитациянең торышын яхшырту (янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урманга сак караш турында плакатларны, аншлагларны яңарту), урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактик эшләр уздыру (урман һәм янгын белән сак эш итү зарурлыгы турында лекцияләр, әңгәмәләр уздыру, видеофильмнар ясау, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау) турында эшләр дә булды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)