Татарстанның халык артисты Асия Галиева вафат булды
12 января 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Асия Галиева 2016 елдан бирле Чехиядә яшәде, аны кызы Динара Сөләйманова үзе янына алып киткән иде.
Бүген, 11 гыйнвар көнне, 88 яшендә Татарстанның халык артисты Галиева Асия Әмир кызы вафат булды. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. Театр коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Асия Галиева 2016 елдан бирле Чехиядә яшәде. Сәламәтлеге какшый башлагач, әнисен кызы Динара Сөләйманова үзе янына алып киткән иде.
“Театр һәрвакытта да Асия Галиева һәм аның кызы Динара, оныгы Ринат белән элемтәдә торды. Танылган актрисаны озатуны биредә оештырып булмаса да, без, һичшиксез, Асия Галиеваны искә алу кичәсе оештырачакбыз” – диде театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыпов.
Мәрхүмәнең гәүдәсе кремацияләнәчәк һәм көле туган иленә кайтарылачак.
Мәгълүмат өчен: Асия Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Казанда үсә. 1949 елда Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елдан Татар академия театрына күчә. 1991-2002 елларда театр каршындагы «Инсаният» труппасында эшли.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)