Татарстанның быелгы иң яхшы сувенирлары игълан ителде
Мәгълүмат өчен. «Туристлык сувениры» конкурсын Татарстан Республикасы Халык сәнгати һөнәрчелеген һәм кәсепчелеген үстерү үзәге үткәрә. Быел ул икенче тапкыр оештырылды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге мәгълүматына караганда, 2017 елда конкурска җиде номинациядә 900гә якын гариза бирелгән. Бәйгедә республика предприятиеләре, аерым осталар һәм кәсепчеләрдән тыш, Мәскәү, Әстерхан, Чувашстан, Мари Эл, Удмуртия һәм Россиянең башка төбәкләре осталары да катнашкан. Беркетмәдә билгеләп үтелгәнчә, йомгаклау этабында 55 гариза каралган.
Конкурска нәтиҗәләр 2-6 ноябрь көннәрендә Казанда узган “Арт-галерея” махсус күргәзмәсе кысаларында ясалган.
“Этнография сувениры” номинациясендә - Рөстәм Емелеевның “Хатын-кыз читекләре” сувениры; “Гастрономия сувениры” номинациясендә – “Казан күчтәнәче” проекты авторы Мәдинә Сабирҗанның чәкчәге; “Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган сувенир” номинациясендә – Минзилә Хәбибуллинаның “Киез бейсболкасы”; “Сувенир-уенчык” номинациясендә Әдилә Гаязованың “Татар аюы”; “Төргәкләр” номинациясендә – Марина Абдуллинаның “Көндәлек тышлыгы”; “Шәһәр һәм туристлык маршруты сувениры” номинациясендә – Рәфкать Мөхәммәтшинның “Казан ачкычы”; “Музей сувениры” номинациясендә Чистай дәүләт музей-тыюлыгы “Чистай” туз коллекциясен җиңеп чыккан. Әлеге сувенир каен тузыннан ясалган, шәһәр һәм музей-тыюлык символикасы төшерелгән 26 төр предметны үз эченә ала.
Конкурсның жюри рәисе - Нури Мустафаев. Жюри әгъзалары – сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек мөдире Владимир Аполлонов, Казан шәһәренең туристлык-мәгълүмат үзәге генераль директоры Наталья Абрамович, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Музей эше үсеше бүлеге мөдире Дамир Натфуллин, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше программаларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Равил Сираҗиев.
(Татар-информ)
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
