Татарстанның алты балалар бакчасында консультация үзәкләре ачылачак
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, проект кысаларында консультация үзәкләрен оештыруга 26 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк. «Бу - аерым оешмаларга консультация хезмәтләре күрсәтүгә федераль грант акчалары. Ягъни, акча җиде яшькә кадәрге балаларның ата-аналары өчен баланың психологик, методик, педагогик яктан тәэмин ителеше проблемалары буенча консультацияләр үткәрүгә тотылачак», - диде ул.
Бу чаралар балалар бакчалары тарафыннан уздырылачак, аларның өчесе – Казанда, ә тагын өчесе Чаллыда урнашкан, диде министр.
Быел «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Татарстан биш федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Алар - «Заманча мәктәп», «Яшь профессионаллар», «Цифрлы белем бирү мохите», «Һәр баланың уңышы» һәм «Балалы гаиләләргә ярдәм».
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
