Татарстанда пенсиянең уртача күләме 14641 сум тәшкил иткән
29 сентября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 14641 сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Эльмира Зарипова Татарстан Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.
«Пенсионерның төп кереме булып пенсия акчасы санала. Татарстанда 987 мең кеше картлык буенча пенсия ала, ә пенсиянең уртача күләме 14641 сум», — диде Эльмира Зарипова.
Министр шулай ук Татарстанда 2021 елда пенсиянең минималь күләме 8232 сум булачагын искә төшерде.
«Кемнең дә булса пенсиясе 8232 сумнан кимрәк исәпләнсә, өстәмә федераль түләүләр ярдәмендә акча шул күләмгә кадәр җиткерелә. Бүгенге көндә республикада 58 мең кешенең пенсиясе минималь күләмгә җитмәү сәбәпле уртача 1736 сум өстәмә акча түләнә», — дип аңлатты Эльмира Зарипова.
Министр сүзләренә караганда, соңгы алты елда Татарстанда хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 56 меңгә артып, 953 меңгә якынлашкан.
ТАТАР-ИНФОРМ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)