Татарстанда хезмәт хакы арткан! Күпмегә?
10 октября 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Агымдагы елның гыйнвар — июль айларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүчеләрнең (кече эшкуарлык субъектларын да кертеп) реаль хезмәт хакы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12,4 процентка арткан. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
2023 елның гыйнвар-июль айларында айлык уртача номиналь хезмәт хакы, 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 17,2 процентка артып, 58 525,3 сум тәшкил иткән.
Шул ук вакытта, июнь белән чагыштырганда татарстанлыларның июль аенда реаль хезмәт хакы 0,9 процентка арткан. Июльдә номиналь эш хакы июньгә караганда якынча 0,3 процентка үскән.
2023 елның беренче җиде ае нәтиҗәләре буенча кунакханә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы иң түбәне (35 712,4 сум, республикадагы уртача күрсәткечнең 61 проценты), ә файдалы казылмалар чыгару өлкәсендәгеләрнең эш хакы иң югарысы (93 431,3 сум, республикадагы уртача күрсәткечтән 59,6 процентка артыграк) булган.
Фото: pxhere.com
Сезгә «Җыр пеш» дип аталган баттл-шоуны тәкъдим итәбез. Яңа сезонда Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов көч сынашты.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/tatarstan/348706-tatarstanda-khezm-t-khaky-artkan-k-pmeg-/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)