Татарстанда 826,9 т гошер сәдакасы мохтаҗларга өләшенгән
27 октября 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
хәбәр итә.Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланды. Кампания нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында барлыгы 826, 9 тонна гошер сәдакасы җыелган. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.
Гошер ул — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
Шулай итеп, татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан мөхтәсибәтләрендә традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда — 160 тонна, 2018 елда — 600 тонна, 2019 елда — 1109,5, 2020 елда — 1000 тоннага якын, 2021 елда — 577,33 тонна, 2022 елда 1377,34 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.
Фото: dumrt.ru
Автор: Источник: https://tnv.ru/tat/news/dean/352649-tatarstanda-826-9-t-gosher-s-dakasy-mokhta-larga-l-sheng-n/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)