Татарстанда узган тәүлектә 51 кеше коронавирус йоктырган, 139 кеше терелгән
4 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Барлык пациентлар да чирне республика территориясендә башка авырулар белән аралашканда эләктергән, чит илдән йоктырып кайтучылар юк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
«18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова.
16 кеше 50-60 яшь аралыгында, 15 кеше 30-50 яшь аралыгында.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казан (26) һәм Чаллы (16) шәһәрләрендә теркәлгән. Нурлатта өч кеше коронавирус эләктергән.
Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 3402 очрагы ачыкланган, шуларның күбесе (шул исәптән 139 кеше — узган тәүлектә) терелгән.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)