Татарстанда Урман атналыгы бара
12 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда "Урман атнасы-2018" чарасы дәвам итә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Дәрвишләр бистәсендәге урман территориясен чүп-чардан, ауган һәм корыган агачлардан чистарткан. Биредә шифаханә һәм дачалар урнашкан, ә ылыслы урман утыртмалары Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрнең дә, казанлыларның да яраткан ял урыны булып тора. Чүпне дә, кагыйдә буларак, биредә генә калдырып китәләр. Болар - исерткеч эчемлекләрдән калган буш шешәләр, полиэтилен пакетлар, пластмассалар. Берничә сәгать эчендә урманчылар бер йөк машинасына тулырлык чүп-чар җыеп алды, диелгән әлеге хәбәрдә.
"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе кысаларында 2,5 мең куб. метр күләмендә каты көнкүреш калдыклары, ауган агачлар җыелган һәм чыгарылган.
"Урман атнасы-2018" 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр узачак. Чара кысаларында республикада 132 чара уздыру планлаштырыла.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)