Татарстанда терлекләрне чиплаштыруга керештеләр
12 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Агымдагы елның маенда Татарстанда АПКны цифрлаштыру кысаларында терлекләрне Бердәм идентификацияләү системасы эшли башлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Арча һәм Балтач районнары пилот районнар булды. Аларда бу атнада яңа туган бозауларны биркалау башланды.
10 июньдә Арча районында «Кырлай» агрофирмасының терлекчелек фермасында чиплаштыру процессын тикшерделәр.
«Бозауларның бер колагына — уникаль номерлы һәм qr-кодлы биркалар, икенчесенә бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән башка электрон чиплар урнаштырылган. Соңгы теркәүне район ветеринария хезмәте башкарды, ул терлекләр булуын раслады һәм аларга ветеринария паспортларын тутырды, алга таба шуларга уздырыла торган барлык чаралар кертеләчәк», — диелгән хәбәрдә.
Терлек паспорты белән теләсә кем, хайванның биркасындагы qr-кодына телефонын якын китереп, аның турындагы белешмәләр белән таныша ала.
«Кырлай» агрофирмасы директоры Марат Кәримов әлеге яңалыкның фермада барлык процесслар белән нәтиҗәле идарә итү өчен файдалы булачагына игътибар итте. «Сатып алучы терлек итенең кайдан булуын, хайванның кайда үстерелгәнен, аның сәламәтлеген һәм аңа карата нинди ветеринария чаралары уздырылуын белә алачак. Намуслы һәм ачык эшләүчеләр өчен куркырга кирәкми», — дип билгеләп үтте Марат Кәримов.
"Татар-Информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)