Татарстанда салкынайтачак
17 августа 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
17 августтан Татарстанда суытачак. КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шундый фараз ясаган. Бу турыда уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
16 августтан 22 августка кадәр республикада һава торышын циклон һәм аңа бәйле һава фронтлары билгеләячәк, шунлыктан ул тотрыклы булмаячак. Урыны белән көчле, яшенле яңгырлар булуы мөмкин, дип аңлаткан метеоролог.
Бүгенге җылы көн төбәкнең җылы циклон секторында булуы белән бәйле. Салкын фтронт узганнан соң, салкынайта башлый.
17 августтан 22 августка кадәр республикада һава температурасы көндез 21-22 градустан, төнлә 11-12 градустан югары күтәрелмәячәк, дип өстәп әйткән Переведенцев.
Киләсе атна башыннан һава температурасы көндез 24 градуска, төнлә 14 – 16 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстанда явым-төшем 21 августта булырга мөмкин.
Шул ук вакытта Юрий Переведенцев Татарстанга эссе көннәр кайту мөмкинлеген дә кире какмый. Узган ел, мәсәлән, 13 сентябрьдә температура 26 градус буганлыгын искә төшергән ул.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)