Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр ике атналык карантин үтәргә тиеш
22 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 23 апрельдән Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән килгән барлык гражданнар ике атналык үз-үзеңне изоляцияләү узарга тиеш дигән карарга кул куйды. Документ ТР Хөкүмәте порталында урнаштырылган.
«Санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен, 2020 елның 23 апреленнән башлап, Россия Федерациясе субъектлары территорияләреннән килгән (кайткан) гражданнарның 14 календарь көн эчендә өйдә үз — үзеңне изоляцияләүне тәэмин итүен йөкләргә», - диелә карар текстында.
Алар белән бергә яшәүче гражданнар да үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш, дип билгеләп үтелә.
ОРВИның беренче билгеләре барлыкка килгәндә, документта күрсәтелгән затлар табибны өйгә чакыртырга тиеш.
Кагыйдәләр йөк ташу, пассажирлар һәм багаж ташу белән шөгыльләнүче затларга, шулай ук эшчәнлеге үз-үзеңне изоляцияләү чорында туктатылмаган компания хезмәткәрләренә кагылмый. Татарстаннан читтә теркәлгән, шул исәптән вахта ысулы белән эшләүче хезмәткәрләргә дистанцион эшкә яки аерымланган яшәү белән тәэмин итүгә күчәргә киңәш ителә.
Элегрәк Татарстанда Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән кешеләргә мәҗбүри изоляция билгеләнгән иде.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)