Татарстанда «Балаларга бергә укыйбыз» акциясе уза
5 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда «Балаларга бергә укыйбыз» акциясе уза. Ата-аналар балалар белән бергә китаплар укый һәм кыска видеороликлар яздыра, аннары аларны Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә урнаштыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция 25нче майда башланды, Казан укучылары анда катнаша башлады инде. Барыннан да ешрак алар әти-әниләре белән Александр Пушкин, Антуан де Сент-Экзюпери һәм Габдулла Тукай әсәрләрен укый, дип хәбәр итә Казан мәгариф идарәсе.
Акциядә республика хакимият органнары вәкилләре дә катнашты. Мәсәлән, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Александр Гринның «Алые паруса» әсәреннән өзекне, ә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан фрагмент укыды.
Акциянең беренче этабы 20нче августка кадәр дәвам итәчәк, җиңүчеләрнең исемнәре 30нчы августта билгеле булачак. Катнашу өчен, теләсә кайсы әдәби әсәрдән өзек укуны видеога яздырырга һәм видеороликны Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә #читаемдетямрт хештегы белән урнаштырырга кирәк. Роликның озынлыгы бер минуттан артмаска тиеш.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)