Татарстанда көнбагыш һәм ашлык кукурузын җыюга керештеләр
2 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда көнбагыш һәм ашлык кукурузын җыюга керештеләр, шикәр чөгендерен, бәрәңге, яшелчәләр һәм рапс җыю дәвам итә. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Көнбагыш - 132,4 мең га, ә кукуруз – 52,1 мең га. Көнбагыш җыюга Алексеевск, Әлки, Буа, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш һәм Чирмешән районнары кереште. Кукуруз җыюга беренчеләрдән булып Буа, Биектау, Яшел Үзән һәм Питрәч районнары чыкты.
30 сентябрьгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар (ашлык кукурузыннан башка) 1 млн 420,9 мең га (99,8 процент) мәйданда 4 млн 250,3 мең тонна җыелган. Бөртеклеләрнең бер гектардан уртача уңышы 30 центнер тәшкил итә. Көзге культуралар 496,7 мең га (92 процент) чәчелгән.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада сөткә бәяләрнең тотрыклануы һәм җитештерүчәнлекне арттыруга игътибарның көчәюе турында әйткән иде. Бу динамиканы саклап калу өчен сыерлар рационында кукуруз җитәрлек күләмдә булырга тиеш, диде ул.
Шикәр чөгендере бүгенгә 28,1 мең га мәйданда чыгарылган, бу барлык мәйданның 44 процентын тәшкил итә. Татлы тамыр 1,19 млн тоннадан артык җыелган, уртача уңыш – 425,7 ц/га. Бу 2018 елның шушы датасына карата гектардан 76,9 центнерга күбрәк.
Бәрәңге 3,8 мең га (72 процент) мәйданда 109 мең тонна җыелган, яшелчәләр 1,6 мең га (62 процент) мәйданда 36,4 мең тонна җыелган. Бәрәңгенең уртача уңышы – 287,2 ц/га, яшелчәләрнеке – 231,7 ц/га. 48 мең гектардан артык мәйданда 62 мең тонна рапс җыелган, уртача уңыш - 12,9 ц/га.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)