Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде
2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.
Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге 4.00тә башлана. Гает намазы 04:30 сәгатьтә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 000 сумны тәшкил итә. Корбан бәйрәме көннәрендә халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан итләрен тарату белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә.
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.
Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак.
1. «Казан Нуры», Фатыйх Әмирхан ур., 3
2. «Салихҗан», Бестужев ур., 66а
3. «Әл-Мәрҗани», Каюм Насыйри ур., 17
4. «Гадел», Оренбург проезды, 193
5. «Ризван», Хөсәин Мәүлетов ур., 48а
6. «Апанай», Каюм Насыйри ур., 27
7. «Тынычлык», Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык)
8. Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс, Бертуган Петряевлар урамы
9. «Ярдәм», Серов урамы, 4а
10. «Рамазан», Окольная урамы, 25б
11. «Мәүлид», Селянская урамы, 23 (Залесный)
12. «Җомга», Ильич урамы, 4
13. «Коддус», Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)
14. «Иман Нуры», Дорожная урамы, 32а (Нагорный)
15. «Дин-Ислам»
16. «Билал», Иркен урамы, 29 (Вознесенское)
17. Корбан чалу комплексы, Мамадыш тракты, 40
18. «Рәҗәп», Энгельс урамы, 20
Татарстанның зур шәһәрләрендә корбан чалу урыннары
1. Яшел үзән
Җәмигъ мәчет янында – Гоголь урамы, 19, тел. +7(843)714-08-86
2. Чистай
“Ислам” үзәгендә (Нариманов урамы, 74) һәм “Әнәс” мәчетендә (Мичурин урамы, 10б)
3. Түбән Кама
Үзәк мәчет янында – Химиклар проспекты, 59
4. Чаллы
Сидоровка бистәсендә (элекке ит комбинаты артында), тел. +7(967)464-39-38
5. Әлмәт
Бигәш урамында урнашкан махсус мәйданчыкта (Әлмәт кыр аэродромы), тел.: +79276707970, +79520310570, +78553457145.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
