Татарстанда көньякта ял иткәннән соң коронавирус йоктыруның беренче очрагы теркәлгән
24 июля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Анапада ял иткән Лениногорск туристы Татарстанга яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе эләктереп кайткан. Бу - республикада курортта ял иткән вакытта инфекция йоктыруның беренче очрагы. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Анапада ял иткән Лениногорск районы кешесе Татарстанга кайтты һәм яңа төрдәге коронавирус инфекциясе белән авырый башлады. Анда авыруның җиңелчә формасы күзәтелә», - диде спикер.
Авдонина сүзләренчә, Татарстанга әйләнеп кайткан туристларның хәле җәйге яллар дәвамында тикшереләчәк. Аңа кадәр ул читтә коронавирус йоктырып кайткан пациентлар саны артачагы хакында кисәткән иде.
«Татар-информ» агентлыгы республикада соңгы тәүлектә яңа төрдәге коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде. Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5372 очрагы теркәлгән.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)