Татарстанда ифтарлар башланды
8 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан мәчетләрендә авыз ачу мәҗлесләре - ифтарлар башланды. Иң беренчеләрдән булып зурлап ачылган массакүләм авыз ачу мәҗлесе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.
“Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры” ачылу тантанасына күпләгән дин һәм дәүләт эшлеклеләре, иганәчеләр, кунаклар килде.
Ифтарга килгән барлык катнашучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.
"Әлеге мөбарәк айда ураза вакытында һәрбер мөэминнең күңеле рухи күтәренкелек кичерә, адәм баласы “иманның тәмен” тоя башлый һәм йорт әһелләре, дуслар белән бергәләп аш өстәленә җыелу шатлыгын кичерә башлый. Ураза – үзеңнең әхлагыңны яхшырту, начар гадәтләрне бетерү, нәфесеңне сындыру, гөнаһларыңның авыр йөгеннән котылу өчен яхшы мөмкинлек", - диде мөфти.
“Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры” һәр көнне изге ай дәвамында көн саен эшләячәк.
Казанда авыз ачу мәҗлесләре 40 мәчеттә үткәреләчәк. Аларга теләгән һәркем килә ала – мәҗлесләр бөтен кеше өчен дә ачык. Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)