Татарстанда Экология елы кысаларында 100 яңа яшел почмак барлыкка киләчәк
19 апреля 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында 100 яңа яшел почмак барлыкка киләчәк. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республикада балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасында бәйге игълан итте, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Катнашу өчен 2017 елның 15 маена кадәр ecokonkurs@tatar.ru электрон адресына ирекле формада гариза җибәрергә кирәк. Анда мәктәп яки бакчада уздырыла торган экологик белем бирә торган чараны сурәтләргә һәм ни өчен нәкъ сезнең оешма җиңүгә лаек икәнлеген дәлилләргә кирәк.
Иң актив 100 мәктәп һәм балалар бакчасы янәшәдәге участокларын булдыру өчен утырту материалларына ия булачак.
«Агачлар – Җирнең үпкәсе, һаваның кислород чыганагы, димәк, кешеләрнең сәламәтлек чыганагы икәнен һәркем белә. Агачларның әлеге үзлекләрен белү һәм куллану гына җитми, табигать биргәнне саклый белергә дә кирәк. Экологик тәрбия бала көн саен очрашып торган янәшәдәге объектлар белән танышудан башлана. Табигатьне сурәтләр аша өйрәнү дөрес түгел. Без балаларда тикшерү сәләтен булдырырга тиеш. Әлеге бәйге табигатьне танып белү, кызыксынучанлык, күзәтү теләген генә түгел, ә эзләнү-тикшерү эшчәнлеге осталыгын да үстерәчәк», - диде Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.
«100 яшел почмак» бәйгесенең максаты булып балаларда туган як табигатен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, үсемлекләр турында белемнәрне арттыру, хезмәт күнекмәләрен булдыру, ата-ана һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләрен бергәләп акциядә катнашуга җәлеп итү, балалар бакчасы һәм мәктәп янын яшелләндерү тора.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)