Татарстанда көзге культуралар тиешле срокларда чәчелде
Наил Залаков хәбәр итүенчә, республикада 2020 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар 494 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән бодай — 370 мең га (74 процент), көзге арыш — 121 мең га (24 процент).
«Чәчү тиешле срокларда башкарылды. Дымның җитәрлек булуы туфракны сыйфатлы әзерләргә мөмкинлек бирде һәм тигез шытымнар тәэмин итте», — диде ул.
Кайбер районнарда көзге бөртекле культуралар өчен шактый мәйдан бүленгән. Мәсәлән, Яшел Үзән районында бөртекле культуралар мәйданының 60 процентын көзге культуралар тәшкил итә, Спас районында — 52 процент, Әлки районында — 50 процент, Нурлат һәм Аксубай районнарында — 44 процент, Кайбыч районында — 42 процент.
«Агроэшкәртүнең (туфракны төп эшкәртүнең) мөһимлеге» турында сөйләгәндә, нотыкчы республикада бүгенгә 1,8 млн га чәчүлекнең эшкәртелүе хакында җиткерде, шуның 45 процент тирәнтен эшкәртелгән.
«Киләсе ел уңышы өчен 350 мең тонна орлык салынган (бөртеклеләр өчен), ягъни ихтыяҗга карата 102 процент. Бүгенге көндә аларны чәчү кондицияләренә җиткерү буенча эшләр дәвам итә», — дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
