Татарстанда Күп функцияле үзәк 13 апрельдән алдан язылу буенча кабул итә башлаячак
12 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Күп функцияле үзәге 13 апрельдән килүчеләрне кабат кабул итә башлый, әмма алдан язылу буенча гына. Бу хакта Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Документларны тапшыру яки әзер документларны алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки Күп функцияле үзәкнең колл-үзәгендә 8 (843) 222-06-20 телефоны аша язылырга кирәк», – диелгән хәбәрдә.
Колл-үзәк 12 апрельдә 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр эшли. Ә 13 апрельдән гадәти график буенча, ягъни дүшәмбедән җомгага кадәр – 8.00 дән 20.00 гә кадәр, ә шимбә көнне 8.00 дән 17.00 гә кадәр эшләячәк.
Сайлап алынган көнне гариза бирүчеләргә Күп функцияле үзәккә ун минут эчендә һәм билгеләнгән вакыттан ун минуттан да соңга калмыйча килергә киңәш ителә. Хезмәт күрсәтүгә алдан язылу кодын күрсәтеп, кабул итүгә язылган кеше генә мөрәҗәгать итә ала.
Эпидемиологик хәлне тотрыклыландырганчы электрон рәвештә алырга мөмкин булган хезмәтләр күрсәтелмәячәк. Бирегә, аерым алганда, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре – иске үрнәктәге чит ил паспортын, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү, хөкем ителмәү һәм наркотик чаралар кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылу булмау турында белешмәләр бирү керә.
Пенсия фонды хезмәтләреннән бары тик СНИЛС алырга, пенсия бирү һәм китерү, шулай ук пенсия тупланмаларын инвестицияләүгә гариза бирергә мөмкин булачак.
Федераль салым хезмәте, Социаль иминият фонды, Федераль суд приставлары хезмәте, Росимущество, БТИ, Роспотребнадзор, ЗАГС, «Урта һәм кече бизнес» корпорациясе хезмәтләре тулы күләмдә күрсәтелми.
Моннан тыш, ауга рөхсәт язулары бирелмәячәк һәм үзмәшгульлек сыйфатында теркәлү үткәрелмәячәк.
«Әлеге хезмәтләр күрсәтүгә элек булган язылулар гамәлдә түгел» , -диделәр матбугат хезмәтендә.
13 апрельдә цифрлы пропусклар системасында яңа максат – Күп функцияле үзәк офисларына бару барлыкка киләчәк.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»

Ассоциация "Семена Татарстана"

Мебельная территория

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

ООО «Пестречинка»

Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис

Профсоюз ОАО "Татнефть"

Финпром

ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Вот такие окна"

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)